Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабан күле ярында аудиоспектакль тәкъдим итәчәкләр

17 сентябрьдә Кабан күле ярында Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары аудиоспектакль тыңлый һәм Казан рәссамнарының инсталляцияләрен күрә алачак. Аларның һәрберсе бер сюжет белән бәйле һәм аны тулыл...


17 сентябрьдә Кабан күле ярында Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары аудиоспектакль тыңлый һәм Казан рәссамнарының инсталляцияләрен күрә алачак. Аларның һәрберсе бер сюжет белән бәйле һәм аны тулыландыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




«Кабан Cool» спектакле режиссёрлары Ксения Шачнева һәм Динә Сафина Кабан күленең үткәне һәм бүгенгесе турында шәһәрлеләр һәм экспертлар тарихларын җыйган. Туган якны өйрәнүче Марк Шишкин, режиссёр Илгиз Зәйниев, дендролог Сергей Мурзов, орнитолог София Хохлачева һәм башка кунаклар күлнең шәһәрне һәм шәһәрнең аны ничек үзгәртүе турында сөйләячәкләр.

Чара 17:00 дә Сәлимҗанов һәм Татарстан урамнары кисешкән урында, күлнең балалар мәйданчыгы өстендәге ярында башланачак. Аудиоспектакльне тыңлау өчен кесә телефоны һәм наушниклары кирәк булачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Спектакльне 17 сентябрьдән соң да тыңларга һәм карарга мөмкин булачак. Моның өчен старт ноктасын табарга һәм проектка сылтама белән QR-кодны сканерларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ