Кабул итү кампаниясендә үгәрешләр
Быелгы кабул итү кампаниясендә үзгәрешләр бар.
1. Абитуриентлар уку йортына документларын өч төрле ысул белән тапшыра ала: Дәүләт хезмәтләре порталы аша, кабул итү комиссиясенә шәхси мөрәҗәгать итеп, яки документларны почта аша юллап. Әүвәлгечә кабул итү комиссиясе сайтында шәхси кабинет аша документлар тапшыру ысулы гамәлдә түгел.
2. Янә бер яңалык – урта һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаучылар югары уку йортына эчке имтиханнарны бары тик һөнәри белем бирү оешмасында алынган профиль буенча гына тапшыра ала. Абитуриент икенче белгечлек буенча укырга теләсә, БДИ нәтиҗәләре кирәк булачак.
3. Моннан тыш, хәзер уку йортларында максатчан урыннар конкрет заказчыларга беркетелгән. Шунда ук уку формасы һәм белем бирү программасы күрсәтелгән булырга тиеш. Максатчан белем бирү буенча килешүләр турында мәгълүмат «Работа России» платформасында урнаштырыла.





Комментарийлар