Кәгазь кытлыгы Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүгә каршылыкмы?
Төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары (ГДИ һәм БДИ) вакытында узачак. Берничә төбәктә генә бераз кәгазь җитмәү проблемасы бар һәм якын арада ул хәл ителәчәк, дип Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтам...
Төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары (ГДИ һәм БДИ) вакытында узачак. Берничә төбәктә генә бераз кәгазь җитмәү проблемасы бар һәм якын арада ул хәл ителәчәк, дип Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән «Большая перемена» телеграм-каналы хәбәр итә.
Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, имтихан сынауларында якынча 14,5 мең кеше катнашырга җыена.
21 марттан 18 апрельгә кадәр Россия чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИның вакытыннан алда чоры планлаштырыла. Соңгы ике елда коронавирус пандемиясе аркасында БДИны вакытыннан алда тапшыру юк иде. Быел ул, Ненец һәм Чукот автономияле округларыннан тыш, барлык төбәкләрдә дә узачак.
Вакытыннан алда тапшыруда иң популяр фәннәр:

- рус теле (аңа 7,4 меңнән артык катнашучы язылган;
- математика (биш меңнән артык);
- җәмгыять белеме (4,8 меңгә якын). Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Комментарийлар