Карадуган балалары татарча сөйләшә
Карадуган мәктәбендә беренче кыңгырау моннан 99 ел элек шалтыраган, яңа бинага 1978 елда нигез салынган.
8 ел элек ул гимназия статусын алган һәм аңа биредә 32 ел директор булып эшләгән Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Бакый Зыятдинов исеме бирелгән. Бу шәхес истәлегенә гимназиядә ел саен укучылар өчен проектлар бәйгесе үткәрелеп килә. Татарстан Республикасының иң яхшы мәгариф оешмасы дипломы белән бүләкләнгән әлеге гимназиянең үз президенты, министрлары бар.
Мәктәпләрдә фәннәрне рус телендә укытуга күчкәч, күп урыннарда балаларда туган телгә салкын караш өстенлек итә башлады. Балтач районының Карадуган гимназиясендә, киресенчә, укучыларда туган телебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән кызыксыну арта бара. Моңа ничек ирешелә соң? Гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлсинә Фаил кызы ЗАРИПОВА белән шул хакта әңгәмә кордык.
– Гөлсинә ханым, татар телен өйрәнүгә булган кызыксыну бетеп бара дисәк тә, милли җанлы ата- аналар, туган телемне өйрәнәсем килә, дип торган балалар бар. Гимназиядә аларның Конституциядә каралган хокуклары ничек тормышка ашырыла?
– Бездә төпле белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мөгаллимнәребезнең күбесе югары һәм I квалификация категориягә ия. Гимназиядә 9 нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Укучыларда туган телебезгә булган кызыксыну зур, монда татар мохитендә яшәвебезнең дә роле бар. Тирә-ягыбызда татар телендә сөйләшәләр, без дә шул телдә аралашабыз. Балтач районы халкының 15 процентын удмуртлар, марилар һәм руслар тәшкил итсә дә, күпчелеге – безнең милләттәшләр. Бүгенге көндә гимназиядә татар авыллары саналган Карадуган, Арбаш, Түбән һәм Югары Шубан, Таузар, Кенәбаш, Түбән һәм Югары Кенәдән, Хәсәншәехтән килеп, барлыгы 174 укучы белем ала.
Туган телне өйрәнү барышында укучыларның сөйләм күнекмәләре, сөйләм культурасы, туган телгә карата кызыксыну, милли мәдәнияткә, халкыбызның гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша. Әле күп гаиләләрдә әби-бабайларның булуы туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда мөһим роль уйный. Шуңа да без: «Тел язмышы безнең кулда, аның киләчәге өчен һәммәбез дә җаваплы, туган телдә сирәк сөйләшәбез икән, бу тел көннәрдән бер көнне кулланыштан төшеп калачак»,– дип әйтеп киләбез. Бу, чыннан да, бик куркыныч киләчәк, яшьләр туган телнең халкыбызның төп мирасы булуын аңлап үсәргә тиеш. Балалар аңына без шуны сеңдерергә тырышабыз. Телне саклап калу, үстерү – олы максат, аңа ирешүнең юллары да, ысуллары да күптөрле, әлбәттә.
Укучыларыбыз, укытучыларыбыз, әти-әниләр һәм гимназияне тәмамлаган студентларыбыз «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә, «Әдәби марафон»да актив катнаша, араларында лауреатлар да байтак.
Сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар арасында һәр атнаның шимбәсендә иртән 20 минут гимназиядә татарча әдәби китап уку, укыган әсәрләргә анализ ясау, фикер алышулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Әлеге проектлар балаларда китап укырга, текстка анализ ясарга, әсәрләр буенча фикер алышырга өйрәтә, уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Гимназия укытучыларының төп максаты – татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру да инде.
– Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына игътибар итсәк, гимназиядә дәүләт имтиханнарын иң югары баллга тапшыручы укучыларыгыз бар. Димәк, фәннәрне татарча укыту – баланың камил үсешенә һич кенә дә зыян китерми дигән сүз.
– Укытучылар коллективы сыйфатлы белем бирү, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен үтәү, укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча максатчан эш башкара. Гимназия Россия күләмендә 2035 елга кадәр исәпләнгән «Ачык мәктәп» платформасына күчеп бара. 10–11 нче сыйныфларда БДИга әзерлек максатыннан укыту билингваль формада алып барыла. Аңа кадәр балалар, фәкать татар телендә генә укысалар да, чыгарылыш сыйныфта дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшыралар. Татар гаиләсендә тәрбияләнгән, туган телендә белем алган Гүзәл Хөсәенова 2022 елгы чыгарылышта рус теленнән дәүләт имтиханын 100 баллга, инглиз телен 98 баллга, җәмгыять белеме фәнен 98 баллга тапшырды. Сыйныфташы Алия Лотфуллина җәмгыять белеме фәненнән 98 балл, рус теленнән 96 балл җыя алды. Бүгенге көндә алар икесе дә Казан федераль университетында укуларын дәвам иттерәләр. Бу башкаларга үрнәк түгелмени? Укучыларыбыз Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә, югары уку йортлары үткәргән олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннар алалар. КИТТУ-КАИ үткәргән «Крылья для жизни», КИТТУ-КХТИ үткәргән «Нобелевские надежды», КДЭУ үткәргән «Надежда энергетики» конкурсларында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясый. Югары уку йортларына укырга кергәндә, бу аларга өстәмә баллар бирә. Белемнәренең төпле булуы да күз алдында: физика, химия, математикадан яхшы нәтиҗәләргә имтихан тапшырган элеккеге укучыларыбызның күпчелеге КИТТУ-КАИ, КИТТУ-КХТИ, Энергетика һәм медицина институтларында, республикабызның башка махсус уку йортларында белем алуларын дәвам иттерәләр.
– Яшьләрнең тормышта үз юлларын табулары, һөнәрне дөрес сайлаулары – мәктәптә алган төпле белемгә һәм дөрес юнәлеш алуга бәйле шул.
– Укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә килгәндә, бездә максатчан эш алып барыла. Казан аграр университеты белән 2019 елдан бирле тыгыз элемтәдә эшлибез. 8–11 нче сыйныф укучылары агрономия, авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнү түгәрәкләренә йөри, «Юниор Skills Baltasi» чемпионатында актив катнашып киләләр. «Татар ашлары», «Авыл туризмы», «Агрономия», «Урман хуҗалыгы», «Агач эшкәртү», «Лаборатория химик анализы» компетенцияләрендә укучыларыбызның призлы урыннар яулап килүләре һәммәбезне шатландыра. Аларның фәнни эзләнү эшләрендә дә алдынгы урыннарны алуларын билгеләп үтәсе килә. Югары белем алганнан соң, элеккеге укучыларыбызның туган ягыбызга эшкә кайтулары да мәктәптә салынган орлыкның шытым бирүенә тиң.
– Туган телне оныттырмый саклауны, балада иң элек татар тарихына, гореф-гадәтләребезгә, мәдәниятенә кызыксыну уятудан башларга кирәк дип әйтүчеләр бар. Тарих укытучысы буларак, Сезнеңчә ничек?
– Халкыбызның йөзек кашы булган театр сәнгатенең безне туры, дөрес юлга илтүен яхшы беләбез. Укучыларыбыз арасында бу юнәлешне үз иткәннәре дә күп. Шул максаттан чыгып, гимназиябездә «Театр» түгәрәге оештырып җибәрдек. Җитәкчеләре Тәнзилә Гыйззәтуллина һәм Ләлә Фәйзрахманова укучылар белән бергә, Туфан Миңнуллин һәм Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен сәхнәләштереп, күп кенә конкурсларда катнаштылар. Туган телебездә уйналган спектакльләр балалар күңелендә җылы тәрбияви хисләр уята. Башкалабыздагы Кәрим Тинчурин исемендәге театрга экскурсияләр һәм театр артистлары белән очрашулар оештырабыз.
Бүгенге көндә янәшә бинада урнашкан «Себер тракты тарихы» һәм «Муса Җәлил» туган якны өйрәнү музейлары гимназиябез тормышы белән тыгыз үрелеп бара, хезмәттәшлек җепләре дә нык. Анда иң яхшы укучыларыбыз «Кызыл ромашка» штабына кабул ителә, укучыларыбыз эзтабарлар эшләрендә актив катнаша. Музей белән берлектә ике елга бер мәртәбә Муса Җәлил исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе үткәрелә. Мәктәп ачылганнан бирле, ел саен республика дәрәҗәсендә аның туганнары, чордашлары һәм соңгы ике дистә елда каһарман-шагыйрь М. Җәлил исемендәге премиясе лауреатлары белән очрашулар оештырабыз. Февраль аенда шуңа бәйле спорт ярышлары, күргәзмәләр, иҗади конкурслар уза.
Без төрле милләт халыклары белән дус-тату яшәүне, имин тормыш алып баруны тәэмин итәбез. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен өйрәнеп, тарихлары белән танышабыз. Удмурт, мари, рус һәм башка милләтләр белән толерант булу – бүгенге көндә төп максатларның берсе. Телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне өйрәнү, аларны саклау буенча уку елы барышында күп эшләр башкарыла. Класстан тыш чаралар укучыларның иҗади сәләтләрен, милли үзаңнарын үстерүгә этәргеч ясый. Халкыбызның йолаларын һәм традицияләрен торгызу юнәлешендәге эшчәнлекне мәктәп, әти-әниләр, авыл халкы белән берлектә алып барабыз. Татар халкының Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе, Сөмбелә, Нардуган бәйрәмнәрен, «Татар егете», «Гимназия гүзәле» бәйгеләрен эчтәлек ягыннан ел да яңартабыз. Татар халкы һәм дөнья халыкларының җыр-бию фестивальләрен ел саен уздырып, дөнья мәдәниятен өйрәнәбез, аңа яңа сулыш өрәбез. «Дөньяда эшләргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын!» – дип язып калдырган халкыбызның бөек мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин. Без шуңа омтылабыз, һәрбер укучы үзенең нәсел шәҗәрәсен өйрәнә, төзи, бу юнәлештә актив эш алып барыла.
Гимназиядәге «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге иҗат итәргә яратучы яшьләрне үз тирәсенә туплады. Туган телдә иҗат итү укучыларның сөйләм телләрен үстерүдә зур роль уйный. Үзләре иҗат иткән шигырьләр белән алар төрле бәйрәмнәрдә, конкурсларда чыгыш ясый. Аларга багышлап гимназиябездә махсус почмак булдырдык. Коллегаларыбыз арасында да шигъри җанлы укытучыларыбыз бар. Аларның иҗатлары белән «Гимназия сулышы» һәм «Хезмәт» район газетасы аша танышырга була.
Укучыларыбызның республика күләмендә үткәрелгән «Алтын каләм» конкурсында актив катнашып, призлы урыннарга ия булулары безне куандыра. Укучыларның бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган кичәләрдәге чыгышлары, үз куллары белән ясаган стендлары, конкурслардагы эшләрен күреп, аларга ничек сокланмыйсың, ди. Китапханәбез киштәләре китаплардан сыгылып тора. Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллин, Гомәр Бәширов, Роберт Миңнуллин кебек күренекле татар әдипләре әсәрләре күптән инде өстәл китабына әйләнде.
– Гөлсинә ханым, милләтнең яшәеше – аның традицияләрендә. Сезнең гимназия тормышында әти-әниләрне, укучыларны һәм укытучыларны берләштерүче традицияләр бармы?
–Андый традицияләребез бар, һәм алар аз түгел. Шулар арасында иң әһәмиятлесе – олы шәхесебез Бакый ага Зыятдинов истәлегенә багышланган проектлар бәйгесе. Бу бәйгедә гимназиянең барлык укучылары катнаша. Алар үзләренең проект эшләрен әти-әниләр, ветеран укытучылар, гимназия укытучылары, милли тәрбия буенча гимназиянең укучылар министрлыгы вәкилләреннән торган дәрәҗәле комиссия алдында яклыйлар.
– Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм башка зыялыларыбыз тарафыннан гимназиягә ярдәм бармы?
– Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов әлеге мәртәбәле комиссиянең рәисе, безнең якташыбыз да бит әле. Ул – Хәсәншәехтә туып үскән ир-егет, аның тирбәлеп үскән тәгәрмәчле арбасын күршебездәге «Ак каен» балалар бакчасы музеенда күрергә була. Гимназиябездә туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда аның ярдәмен тоеп яшибез. Шул ук вакытта бу безне, ана телебезне саклау юнәлешендә аеруча җаваплылык тоеп, тагын да актив эшләргә этәрә. Марат Готыф улы бүләк иткән интерактив такта, татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән таблицалар җыелмасы, татар язучыларының портретлары балаларга туган телебездә белем бирүдә ярдәмлек булып тора. Хәзер уку программалары камилләшә, укытуда алдынгы технологияләр кертелә, матди-техник база яхшыра бара. Аерым фәннәр буенча заманча җиһазландырылган, компьютерлаштырылган кабинетлар булдырыла. Бу юнәлештә республикабыз, район, үзебезнең «Игенче» күмәк хуҗалыгы җитәкчеләренең һәм аерым эшкуарларның ярдәмен тоеп эшлибез. Шулай бергә булганда гына телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап кала алырбыздыр, мөгаен.
Альберт САБИР
Комментарийлар