Логотип Магариф уку
Цитата:

Кәрим Тинчурин театрында - балалар әкияте

29–30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атка...


29–30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов.




Әкиятне сәхнәгә яшь режиссёр, ГИТИС студенты Камил Гатауллин куя. Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.
Филия образын башкаручы Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева сүзләренчә, яңа спектакльнең никадәр әйбәт килеп чыгуын сөйләп кенә аңлатып булмый. «Әкиятне бөтен гаилә белән килеп карарга кирәк, аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Ул шулкадәр күңелле, ихлас, эчтәлекле тамаша», –  дип, фикерләре белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.
«Тылсымлы арена» спектакленә музыканы Гөлназ Закирова иҗат итте, акробатик номерларны режиссёр Илнур Гарифуллин куйды, оркестр аранжировкасын театрның дирижёры Ильяс Камал эшләде. Әкиятнең рәссамы – Алия Гайнуллина, хореограф – Александра Ельчанинова, хормейстер – Алия Хәмзина.

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ