Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кави-Сәрвәр» кабат сәхнәдә!

Әлеге опера – композитор Миләүшә Хәйруллина иҗатында иң җитди һәм иң күләмлесе.

Нәкъ бер ел әле «Кави-Сәрвәр» операсының дөньякүләм премьерасы булып узган иде. Татар җәмәгатьчелеге һәм республиканың музыка тормышында зур вакыйга буларак кабул ителгән бу опера быел кабат тамашачы игътибарына апрель аенда тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: «Кави-Сәрвәр» музыкаль әсәр татар язучысы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың саф мәхәббәтенә багышлана. Операның авторлары композитор Миләүшә Хәйруллина, либреттосын Айдар Әхмәдиев язган.

Әлеге опера – композитор Миләүшә Хәйруллина иҗатында иң җитди һәм иң күләмлесе. «Мондый әсәр язарга мине мәхәббәт этәрде. Нинди генә авыр шартларда да кешелек кыйммәтләрен югалтмаган шәхесләр батырлыгы һәм сафлыгы», – ди М. Хәйруллина. Ә Айдар Әхмәдиев: «Кави-Сәрвәр»не яза башлаганда, опера кайда булса куелыр дигән өмет хыялы юк иде», – ди. Соңгы вакытта җәмгыятьтә рухи эзләнүләр чорында яшь сәнгать әһелләре тарихка ешрак мөрәҗәгать итүләре сизелә. Яшь иҗатчыларның мондый катлаулы, тетрәндергеч темага алынулары сөендерде. Ике кеше арасындагы илаһи мәхәббәтнең кыргыйланган җәмгыятьтә;  «шигардән башка нәрсә ишетмәгән», канга сусаган бәндәләр хөкем сөргән чорда; фаҗигале сынаулар аша үтә алганын авторлар югары осталык белән музыкаль телдә тамашачыларга ачып салды.

«Кави-Сәрвәр» операсы апрель аенда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында күрсәтеләчәк.

 

Мөршидә Кыямова

Фото: Юлия Калинина

 

ӨСТӘМӘ КОМПОЗИТОР БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮНЫ БЕЗНЕҢ САЙТТА УКЫЙ АЛАСЫЗ https://magarif-uku.ru/news/online-news/kavi-sarvar-voskhitivshiy-moskvu

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ