Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайсын сайларга: натураль льготалар яки акчалата компенсация?

1 октябрь көнне Татарстан Республикасында льготалы категорияле гражданнарга социаль пакет (медицина ярдәме) алу буенча гариза бирү вакыты тәмамлана. ТР сәламәтлекне саклау министры урынбасары Фәридә Я...

1 октябрь көнне Татарстан Республикасында льготалы категорияле гражданнарга социаль пакет (медицина ярдәме) алу буенча гариза бирү вакыты тәмамлана. ТР сәламәтлекне саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева халыкка натураль льготалар файдасына карар кылырга киңәш итте.
«Табиблар пациентлар өчен даруларның, дару терапиясенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын беләләр. Бу – авыруның үсүен булдырмый калырга, кеше гомерен сакларга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган чара. Бүген без көн саен диярлек яңа инновацион препаратлар барлыкка килүенең шаһитлары булып торабыз. Пациентларга моннан файдалану бик мөһим. Аеруча да инвалидларга акча урынына дарулар сайларга кирәк», – диде ул.

Яркәева шуны да искәртте: дару урынына акчалата компенсация алу хокукы булмаган чорда дару терапиясе ярдәмендә исән калу күрсәткече күтәрелгән, ә үлү очраклары кимегән. Ә хәзер натураль льготалар урынына акчалата компенсация сайлаучылар һәм ул акчага бөтенләй башка әйберләр алучылар күп.
Моннан тыш, министр урынбасары льготалы категорияле гражданнарның күпме өлеше натураль льготалар сайлауга карап, Татарстан Республикасына гражданнарның сәламәтлеген яхшырту өчен өстәмә акча бүленүе турында да әйтеп үтте. Республика халкы натураль льгота гына сайлаган очракта, Татарстанга 4,5 млрд сум акча бүленер иде. Бүгенге көндә бу сумма 1 млрд 800 млнны тәшкил итә.
Программа башланып киткән чорда, акчалата компенсация 300 сумнан артыгырак булса, хәзер исә ул – 950 сум. Дару яки акчалата компенсацияне сайлау мөмкинлеге елга бер тапкыр гына бирелә. Федераль закон нигезендә алга таба ел дәвамында фикерне үзгәртеп булмый. Шуңа күрә Яркәева, соңа калмыйча, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза бирергә кирәклеген искәртте.

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ