Казан балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен TED форматында семинар узды
Казан мэриясе һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре...
Казан мэриясе һәм Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының икенче чарасын уздырды. Анда шәһәр балалар бакчаларында эшләүче 500 гә якын татар теле тәрбиячесе катнашты. Әлеге семинарларны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашыра.
Чарада Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов чыгыш ясады.

«Татар балалар бакчалары һәм мәктәпләрендәге узган елгы мониторинг нәтиҗәсендә укытуның яңа ысуллары җитмәве ачыкланды. Әлеге семинарларны былтыр укытучылар өчен оештырдык, быел тәрбиячеләр өчен үткәрәбез. Чөнки укытуның беренче баскычы ул – балалар бакчасы. Әгәр анда эш матур, сыйфатлы итеп корылса, ул мәктәптә дә эзлекле рәвештә дәвам итәчәк. Балалар белән эшләгәндә, беренче чиратта, мөгамәлә, татар телендә җанлы аралашу булырга тиеш», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Семинарда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы биш тәрбиячесе татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чараның модераторы булып Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 7 нче номерлы билингваль балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова чыгыш ясады.

Вахит районының 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең татар теле тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина үз чыгышында рус телле балаларга татар телен төрле рәсемнәр аркылы күрсәтмә модельләштерү технологиясе ярдәмендә өйрәтүе хакында сөйләде. Идел буе районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 130 нчы балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Руфия Алиәкбәрова татар телен өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр – интерактив такта куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Авиатөзелеш районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 348 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Фәния Хәсәнова, татар сүзләренә русча аваздаш сүзләр табып, авазлар ассоциациясе методын кулланып эш итүе турында сөйләде.

Совет районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Эльмира Абдуллина балалар бакчасында үзе яратып куллана торган Сингапур белем бирү структураларының берсе булган Zoom In (ЗумИн), ягъни «Арттыру» структурасы белән таныштырды. Ул рәсем фрагментлары ярдәмендә балаларның фантазиясен, уйлау сәләтен арттырырга ярдәм итә. Шулай ук «Мик-Фриз-Груп», ягъни «Буташтыру-урыннарда калу-төркемнәргә берләшү» һәм «Релли Робин», ягъни «Парларда бер-бер артлы» дигән уеннар белән тәрбиячеләрне практика ярдәмендә, интерактив аркылы таныштырды.

Киров районының 7 нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлнара Гатауллина мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүчеләр өчен «Тылсымлы кулчатырлар» мастер-классын күрсәтте. Алар ярдәмендә балаларның сөйләм күнекмәләрен арттырып булуын аңлатты.

Семинар апрель аенда да дәвам итәчәк. Көзгә мөдирләр өчен менеджмент өлкәсендәге семинарлар планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Фәния Лотфуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Эдуард хаҗи Ганиевны искә алдылар
Кичә Ульян өлкәсенең Иске Култкы районында Эдуард Әнвәр улы Ганиевның тууына 70 тулуга багышланган “Эдуард хаҗи үрнәгендә татар хәйриячелеге” дигән II Ганиев укулары уздырылды.Халкыбызның дини мәгариф...

Кичә Ульян өлкәсенең Иске Култкы районында Эдуард Әнвәр улы Ганиевның тууына 70 тулуга багышланган “Эдуард хаҗи үрнәгендә татар хәйриячелеге” дигән II Ганиев укулары уздырылды.
Халкыбызның дини мәгарифен, милли мәдәниятебезне кайгыртуны максат итеп куйган бу чара заманында “Хансөяров укулары” дип башланган иде, соңрак аны “Иске Кулаткы укулары” дип үзгәрттеләр. Өч ел элек, Эдуард хаҗи гүр иясе булгач, аның исемен “Ганиев укулары” дип исемләргә булдылар. Бер ел шундый исем белән уздырылды да ул. Дөрес, былтыр, пандемия сәбәпле, укулар оештырылмый калды. Инде менә, ниһаять, быел, таҗлы вирус зәхмәте чигенә башлагач, Иске Кулаткыда җыелып, Эдуард хаҗины искә алдык.

Без, татарстанлылар – дин әһелләре, журналистлар, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендә юлга чыктык. Юлда барганда, 2020 елның 8 февралендә Саратовта уздырылган, шулай ук татар хәйриячелегенә багышланган конференция искә төште. Эдуарда Ганиевның вафатына бер ел тулуга багышланган иде ул (ни өчен Саратовта дисезме: Эдуард хаҗи туган ягында Иске Кулаткы районы башлыгы вазифасын башкару өстенә, Саратовтагы “Гэксар” заводы директоры да иде; менә шулай берьюлы ике бик җаваплы вазифа башкарды ул, шуңа йөрәге түзмәгәндер дә инде). Саратовка җиткәч, безгә Казаннан шомлы хәбәр килеп иреште. Илле дә яше дә тулмаган бик хәлле, кем әйтмешли, берүзе Татар милли университеты төзетеп эшләтеп җибәрерлек милләттәшебез уйламаганда, көтмәгәндә гүр иясе булды. Ни кызганыч, университет түгел, бер татар гимназиясе дә салдырып калдыра алмады ул. Югыйсә мөмкинлеге зур, малы күп иде аның.
II Ганиев укулары башлангач, Э. Ганиевның дусты, Казаныбыздагы ислам дине кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры, “Ал” мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шушындый гыйбрәтле очракларны искәртеп, беренче сайлап куелган мөфтиебез Галимҗан Барудиның 1905 елны сөйләгән бер вәгазен искә төшерде. “И байлар, дәүләтегезгә алданмагыз! Малның хәвефе авыр. Малыгызга иң хәерле мөсраф – гыйлем һәм мәдрәсә дип белегез. Шул вакытта малыгыз һәм дөньягыз ахирәтегез өчен дә хәерле булыр”, – дип нәсыйхәт биргән шул чакта Галимҗан хәзрәт.

Данис Шакиров та Э. Ганиевның бик күп игелекле эшләрен барлады. “Без бирегә Эдуард хаҗиның гамәлләре дәвамлы булсын дип җыелдык. Мәшһүр хәйриячене гыйнвар аенда, туган көнендә Казанда “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү уздырып искә алдык, Саратовта аның якты рухына багышлап уздырылган кичәдә дә катнаштык. Инде менә туган ягында мәктәп балаларын да җәлеп итеп искә алабыз. Э. Ганиев Иске Кулаткы янында “Татар утары” корып, Сабантуйлар оештыру өчен бер дигән мәйданчык ясатып калдырды. Монда беренче “Түгәрәк уен” фестивале оештырылды. Аның “Түгәрәк уен” журналын нәшер итүгә акчасын кызганмавы, башка татар газета-журналларын да матди хуплап торуы беркемгә дә сер түгелдер,” – дип башкарма комитет җитәкчесе мәрхүмнең хатыны Суфия ханымның җилкәсенә Оренбургта бәйләнгән ак мамык шәл салды.
Ульян өлкәсе губернаторы вәкиле Сергей Паховский, өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рәмис Сафин, Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казандагы “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ульян өлкәсе Көньяк төбәге ахуны Усман хәзрәт Рәфыйков, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Багданова, Ульян шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тилявлин һәм башка чыгыш ясаучылар да Эдуард хаҗи турындагы җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Сүз ахырында шуны да хәбәр итик: Данис әфәнденең әйтүенчә, быел, Алла боерса, болгар бабаларыбызның ислам дине кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы календарьда билгеләнгән көнендә – 21 майда үткәреләчәк. Шулай итеп, быел Бөтендөнья Татар конгрессы оештыра торган татар дин әһелләре җыены, 19-20 май көннәрендә уздырылып, 21 май көнне Изге Болгар җыены – ислам дине кабул итү мәрасиме белән тәмамланачак.

- "Без монда шактый еш килә идек. Әле юлда килгәндә Җәлил хәзрәт Фазлыев белән искә төшереп килдек. Бер елны Иске Кулаткыга алты тапкыр киленгән. Килүебезгә сәбәпче шушы җирне агартырга тырышкан, динебезне, телебезне саклауга зур өлеш керткән Эдуард хаҗи булды", – дип бик матур итеп искә алды ул аны.

Данис Шакиров та Э. Ганиевның бик күп игелекле эшләрен барлады. “Без бирегә Эдуард хаҗиның гамәлләре дәвамлы булсын дип җыелдык. Мәшһүр хәйриячене гыйнвар аенда, туган көнендә Казанда “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү уздырып искә алдык, Саратовта аның якты рухына багышлап уздырылган кичәдә дә катнаштык. Инде менә туган ягында мәктәп балаларын да җәлеп итеп искә алабыз. Э. Ганиев Иске Кулаткы янында “Татар утары” корып, Сабантуйлар оештыру өчен бер дигән мәйданчык ясатып калдырды. Монда беренче “Түгәрәк уен” фестивале оештырылды. Аның “Түгәрәк уен” журналын нәшер итүгә акчасын кызганмавы, башка татар газета-журналларын да матди хуплап торуы беркемгә дә сер түгелдер,” – дип башкарма комитет җитәкчесе мәрхүмнең хатыны Суфия ханымның җилкәсенә Оренбургта бәйләнгән ак мамык шәл салды.
Ульян өлкәсе губернаторы вәкиле Сергей Паховский, өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рәмис Сафин, Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казандагы “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ульян өлкәсе Көньяк төбәге ахуны Усман хәзрәт Рәфыйков, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Багданова, Ульян шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тилявлин һәм башка чыгыш ясаучылар да Эдуард хаҗи турындагы җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Сүз ахырында шуны да хәбәр итик: Данис әфәнденең әйтүенчә, быел, Алла боерса, болгар бабаларыбызның ислам дине кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы календарьда билгеләнгән көнендә – 21 майда үткәреләчәк. Шулай итеп, быел Бөтендөнья Татар конгрессы оештыра торган татар дин әһелләре җыены, 19-20 май көннәрендә уздырылып, 21 май көнне Изге Болгар җыены – ислам дине кабул итү мәрасиме белән тәмамланачак.
Рәшит Минһаҗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар