Казан Бөтенроссия китапханә форумы үтәчәк
19–24 майда Казанда «Күп полярлы дөньяда китапханә» Бөтенроссия китапханә конгрессы узачак.
ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, Бөтенроссия китапханә конгрессы «Мәдәният» илкүләм проекты буенча бирелгән гранты аша гамәлгә ашырыла. Чарага бөтен илдән 1,5 меңнән артык белгеч җыелачак. Биредә төрле төрдәге китапханәләр эшчәнлеге турында 700 гә якын катнашучының чыгышы тыңланачак.
Форум кунаклары «Комплектатор мәктәбе», «Каталогизатор мәктәбе», «Реставратор мәктәбе», «Китапханә блогеры мәктәбе» семинарларында катнашачак һәм «Китап укуны өйрәнәбез» күчмә лабораториясе белән дә танышачак. Бу чаралар катнашучыларга эш тәҗрибәсен арттырырга яңа мөмкинлекләр ачачак.
Чарага Белоруссия, Һиндстан, Иран, Кытай, Куба, Сербия экспертлары чакырылган. Шулай ук Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан китапханәләренең яшь белгечләренең катнашуы да көтелә.
Фото: Татар-информ
Комментарийлар