Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан циркында яңа программа

Казан циркының даны даны Россия киңлекләрендә аерым урын биләп тора. 100 елдан артык тарихка ия цирк соңгы елларда аеруча үзенең милли программалары белән шатландыра. Тышкы кыяфәте белән үк барыбызны да җәлеп итеп торган бина шәһәр халкының да килгән кунакларның яратып йөри торган урынына әйләнде.

Быел исә, Казан циркында диңгез сәяхәте тематикасы урын алачак. Тиздән биредә «Маршрут төзелде» программасы башланып китәчәк. Яңа программа ике ай дәвам итәчәк. Формат «язгы сәяхәт» дип билгеләнгән – тамашачылар артистлар белән бергә вакыт һәм киңлек аша эмоциональ цирк сәяхәтенә кузгалачак, дип хәбәр итә циркның матбугат хезмәте. Вакыйгаларның төп декорациясе диңгез сәяхәте атмосферасына тулысынча чуму өчен 18 метр биеклеккә күтәрелә торган йөзләгән фонтан булачак икән. 

Яңа программаның куючы-режиссеры Россиянең атказанган артисты Андрей Шарнин.  Программа цирк жанрларының төрлелеге буенча яхшы балансланган – төрле акробатика, һава гимнастикасы, эквилибр. Өйрәтелгән хайваннар белән номерлар да булачак – сөйкемле хаски һәм экзотик тутый кошлар.

Цирк дөньясы легендасы, кулларында классик эквилибр жанрының иң якты вәкиле, Монте Карлодагы Халыкара фестивальнең «Көмеш клоун» иясе һәм Веронадагы халыкара цирк фестиваленең «Алтын йолдыз» лаек булучы Олег Изосимовның ялгыз номеры аерым игътибарга лаек булачак, ди программа авторлары. 

Шулай ук кызыклы номерны Казахстаннан Адлет Тиканов җитәкчелегендәге «Hassak» төркеметәкъдим итә. Аларның үзенчәлекле трюгы-180 кг га якын авырлыктагы берьюлы өч кешене маңгаена күчерү. Ике еллык гастрольләрдән соң Казан циркы манежына кабат кабатланмас «Группа захвата» клоуннар дуэты – Әнвәр Саттаров һәм Николай Коновалов чыгачак.

Тамашачылар шулай ук Светлана Шәрәпова җитәкчелегендәге төркем жонглерлары, балалар цирк мәктәбе укучылары Елизавета Демидова, Данила Николаев, Кирилл Зеленихин һәм Марк Романовның яңартылган номерын күрәчәк – ул аларга «Артист» III халыкара цирк сәнгате фестивалендә «Юниор» номинациясендә «көмеш»китергән номер.

Традиция буенча бөтен тамашаны Казан циркының  балеты озата барачак. Куючы хореограф – Денис Лузин.

Фото: Гүзәл Закирова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ