Казан энергетика университетында ана һәм бала бүлмәсе ачылды
Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында Татарстан югары уку йортында беренче ана һәм бала бүлмәсен ачтылар.
Казан энергетика университетында балалар өчен уен зоналары җиһазландырылган, биредә балалар артыннан белгечләр күзәтәчәк, диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
Барлыгы ике бүлмә булачак, берсендә күкрәк балалары өчен кирәкле бар җиһазлар һәм төрү өчен өстәл урнаштырганнар. Икенчесендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен уен зонасы булачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар