Казан яшьләрен әйдаманнар мәктәбенә чакыралар
Гаризалар 10 февральгә кадәр кабул ителәчәк.
«Ял» шәһәр үзәге әйдаманнарны укытуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. «Вожатский огонь» мәктәбендә 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала, дип хәбәр итә Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
10 февральгә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк. Дәгъвачыларның гаризаларын караганнан соң, 15 февральгә кадәр әңгәмәгә чакырачаклар.
Фото: Марат Мугинов
Комментарийлар