Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан клиник хастаханәсе ак сиреньнәргә күмеләчәк

Казандагы Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә сирень аллеясы утыртылды.

Шулай ук, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран–медикларга багышланган мемориаль таш ачу тантанасы булып узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Артур Делян, РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзларының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнар Хөснетдинова, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе идарәсе рәисе Любовь Шәйхетдинова, сәламәтлек саклау ветераннары катнашты. Бөек Җиңү уңаеннан алар коллегаларын бәйрәм белән котлады, сугыш каһарманнары турында фикерләрен җиткерде. 

Мемориаль таш ачылганнан соң, тантананың хөрмәтле кунаклары Бөек Ватан сугышында Җиңү символы булган ак сирень үсентеләре утырттылар.

Фото Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ