Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан кызы «Галәм гүзәле – 2021» исемен яулый алырмы?

Казан кызы Ралина Арабова «Галәм гүзәле – 2021»  исеме өчен көрәшәчәк. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә яши. Кыз музыка мәктәбендә флейта буенча укыган, профессиональ йөзүче һәм музыкаль фестивальләр ла...

Казан кызы Ралина Арабова «Галәм гүзәле – 2021»  исеме өчен көрәшәчәк. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә яши. Кыз музыка мәктәбендә флейта буенча укыган, профессиональ йөзүче һәм музыкаль фестивальләр лауреаты исемнәренә лаек булган.
«Татарстан гүзәле – 2019» һәм «Россия Вице-миссы – 2019» титулларына ия булган кыз бу юлы 70 нче тапкыр үткәрелүче «Галәм гүзәле-2021»матурлык конкурсында Россия данын яклаячак. Бу хакта кыз үзенең Instagram-аккаунтында хәбәр итә.

Ралина хәзерге вакытта 12 декабрьдә  Эйлат шәһәрендә узачак  конкурсның  финал өлешенә әзерләнә. Әзерлек барышында Татарстан гүзәле  хореография дәресләре алачак,  шулай ук, аны әңгәмә, фотога төшү һәм милли костюм конкурслары көтә. Арабова татар милли киемендә чыгыш ясарга җыена.
Коронавирус пандемиясе аркасында, дөньяда тотрыксыз хәл булуына карамастан, быел матурлык конкурсы кичектерелми. Катнашучылар берничә тапкыр COVID-19 тестларын тапшырачак, «битлек» режимы сакланачак. Чикләүләр аркасында конкурсанткаларга традицион бүләкләр алмашудан баш тартырга туры киләчәк, дип искәртә оештыручылар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото Ралина Арабованың шәхси социаль аккаунтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ