Казан лицей укучысы Россияне Шанхайдагы Халыкара математика олимпиадасында тәкъдим итәчәк
Казанның 2 нче лицей-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Максим Большаков Россия җыелма командасы составында Халыкара математика олимпиадасында (IMO) катнашачак. Интеллектуаль ярышлар 10 июльдән 20 июльгә кадәр Шанхайда узачак.
Бөтен дөньяның иң көчле яшь математикларын ике язма тур көтә. Катнашучылар ике көн дәвамында 6 катлаулы мәсьәләне чишәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.
Максим, моннан тыш, Romanian Master of Mathematics халыкара олимпиадасында, Кытайдагы милли математика олимпиадасында җиңү яулаган, шулай ук математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булган.
Халыкара математика олимпиадасы (IMO) мәктәп укучылары өчен дөньяда иң абруйлы интеллектуаль турнирларның берсе булып санала.





Комментарийлар