Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мэры балалар хыялын чынга ашырган

Яңа ел алдыннан яшь казанлы – җиде яшьлек Кирилл Андреевның зур хыялы тормышка ашкан. Метро, төрле транспортлар, шулай ук җәмәгать транспортлары белән дә кызыксынган малайның метро йөртеп карарга көчле теләге була...

Яңа ел алдыннан яшь казанлы – җиде яшьлек Кирилл Андреевның зур хыялы тормышка ашкан. Метро, төрле транспортлар, шулай ук җәмәгать транспортлары белән дә кызыксынган малайның метро йөртеп карарга көчле теләге була. Казан мэры Илсур Метшин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикле Кириллның уй-хыялын чынга ашыра. Малай берникадәр мизгелдә машинист була!


Кирилл тагын бер яраткан шөгыле – рәсем ясау. Тормыш яратучы малай  әти-әнисе белән шәһәр метрополитены станцияләрендә еш була, күчмә составларны рәсемгә төшерә.


 «Яшьлек» станциясендә эшләүче метрополитен хезмәткәрләре Кириллны диспетчерның эше белән таныштырды. Аны шулай ук метроның платформага килеп тукталышы, пассажирларны төшерү, утырту турында да сөйләделәр. Аннан соң бәхете чиктән ашкан малай «Дубравная» станциясенә кадәр машинистның эшен күзәтеп, аның урынына утырып җир асты юлы буйлап хәрәкәт итте.


Әле Яңа ел могҗизалары моның белән генә тәмамланмаган, Кирилл Кыш бабай һәм Кар кызыннан бүләкләр алган. Аларга шигырь сөйләп күрсәткән.  Кириллның бу матур көн хәтерендә озак сакланачак. Шәһәр башлыгына әти-әнисе дә зур рәхмәт белдерә.


Исегезгә төшерәбез: «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе электрон форматта уздырыла. Бүләкләр җыю шәһәр Мэриясе һәм Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәме белән башкарыла.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ