Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан сәүдә үзәкләренең берсендә Яңа ел чыршыларын эшкәртүгә кабул итәчәкләр

Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә Яңа ел чыршыларын эшкәртү өчен кабул итәчәкләр. Акция 13–31 гыйнварда узачак.

Җыелган агачларны «ПЖКХ» ИК хезмәткәрләре алып китә, шуннан соң алар вакланган йомычкаларны шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясенә тапшырачак. Икенчел чимал җәмәгать киңлекләрендә үсемлекләргә мүлчә җәю өчен кулланылачак.

 

Агачларны уенчыкларсыз, Яңа ел мишураларыннан башка алып килергә һәм чыршыларны махсус контейнерда калдырырга мөмкин булачак, ул бинаның үзәк керү урыны каршына урнаштырылачак. Сәүдә үзәге Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан.

 

Шулай ук 13–20 гыйнвар көннәрендә Казанда «Елки-палки» акциясе узачак. Анда катнашучылар ылыслы агачларны эшкәртүгә тапшыра алачак. Вакытлыча кабул итү пунктлары шәһәр халкы өчен уңайлы булган сәүдә үзәкләреннән ерак булмаган локацияләрдә барлыкка киләчәк.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ