Казанда 2023 ел нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк премия алган
Россиядә хезмәткәрләрнең 37 процентының премия турында хыялы чынга ашкан – бу 13 ел эчендә иң югары күрсәткеч.
2023 ел нәтиҗәләре буенча Казан компанияләре хезмәткәрләренең 33 проценты премия алган. SuperJob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Шул ук вакытта, премияне хатын-кызларның (37 процент) ир-атларга (30 процент) караганда күбрәк алучы ачыкланган.
Россиядә хезмәткәрләрнең 37 процентының премия турында хыялы чынга ашкан – бу 13 ел эчендә иң югары күрсәткеч.
«Ир-атларның 35 проценты премиягә дәгъва кылган, 32 процентының хыялы чынга ашкан. Хатын-кызларның исә 39 проценты премиягә өметләнгән һәм чынлыкта алар арасында премия алучылар күбрәк булып чыккан (44 процент)», - дип хәбәр итте аналитиклар.
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар