Казанда 4 яшүсмергә ашыгыч ярдәм чакыртканнар
Башкалабызның Вахитов районындагы балалар иҗаты үзәгендә 13 – 17 яшьлек дүрт яшүсмер мәктәптә узачак чыгарылыш кичәсенә әзерләнгәндә үзләрен начар хис итә башлый.Балалар бәдрәфкә дә барып...
Башкалабызның Вахитов районындагы балалар иҗаты үзәгендә 13 – 17 яшьлек дүрт яшүсмер мәктәптә узачак чыгарылыш кичәсенә әзерләнгәндә үзләрен начар хис итә башлый.
Балалар бәдрәфкә дә барып карый. Әмма хәлләре начарайганнан-начарая гына бара. Хәлләре китә, күңелләре болгана, укшу башлана. Үзәк педагоглары, күңелсезлек чыгудан шикләнеп, тиз арада «Ашыгыч ярдәм» табибларын чакырталар. Үсмерләрне, «билгесез әйбердән агулану» дигән диагноз куеп, республиканың балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр. Тикшергәннән соң эссе сугуы ачыклана. Хәлләре яхшырганчы кадәр аларны ятарга салдылар.

Комментарийлар