Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда җәмәгать транспорты элеккеге маршрутлар буенча йөри башлаячак

Шәһәрдә, берничә участоктан тыш, транспорт хәрәкәтенең чикләүләре бетә дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

Бүгеннән Казанның җәмәгать транспорты үз эш режимына кайтачак: автобус һәм троллейбуслар элеккеге маршрутлар буенча йөри башлаячак.

Шулай ук шәһәр үзәгендә транспорт хәрәкәтенең чикләүләрен бетерәчәкләр. Искәрмә –  Казан Ратушасы янындагы юл һәм Петербург урамындагы транспорт юллары.

Кирәк булган очракта кыска вакытка юлларны ябу ихтималы да бар.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда БРИКС саммиты старт алды. Беренче көнне Россия Президенты Владимир Путин делегацияләр башлыклары белән ике яклы очрашулар һәм рәсми булмаган төшке аш уздырды, шулай ук концертта булды. Чаралар Кирмәндә һәм Казан Ратушасында узды. 

Чарада катнашучылар Казанга килүләрен дәвам итәләр. Барлыгы, соңгы мәгълүматларга караганда, шәһәр 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казан каллиграфы дәресенә Путин килде

Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, танылган татар каллиграфы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина Мәскәү гимназиясендә Халыкара хезмәттәшлек үзәге ачылу уңаеннан гарәп графикасы буенча мастер-класс уздырды. Үзәкне ачуда Россия Президенты Владимир Путин һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд бән Заид Әл Нахайян катнашты.

Казан каллиграфы дәресенә Путин килде

Исегезгә төшереп узабыз, кичә Россия Президенты  һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты  Мәскәү өлкәсендә Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә булдылар. Биредә мәгариф өлкәсендә БГӘ белән Халыкара хезмәттәшлек үзәге ачылды.

Әлеге гимназиядә  Россиянең төрле  төбәкләреннән килгән балалар белем ала.  Шулай ук, яшь педагоглар өчен гарәп телен өйрәнү программалары һәм курслары эшли.

Үзәккә Татарстан остазын махсус чакырганнар. Гөлназ Исмәгыйлева- Гатиатуллина олы кунакларга һәм балаларга үзенең иҗатыннан торган үзенчәлекле күргәзмәсен дә тәкъдим итте. Каллиграф киләчәктә дә үзәк белән элемтәдә торырга әзер булуын белдерде.

  •        Безнең югары уку йортлары һәм көллиятләр арасында 75 килешү төзелде, биш рус һәм гарәп телләрен өйрәнү үзәге төзелде. 4 меңләп укучы һәм студент гарәп телен өйрәнә, һәм елдан-ел  гарәп теле һәм мәдәнияте белән кызыксыну арта бара», – диде Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов.

 

Белешмә: Шәйхи Фатыйма бинте Мөбарәк исемендәге мәгариф өлкәсендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Халыкара хезмәттәшлек үзәге 2024 елда төзелде. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән мәктәп укучылары һәм яшь педагоглар өчен гарәп телен өйрәнү программалары һәм курслары эшли. Укучылар һәм укытучылар өчен олимпиадалар һәм күчмә стажировкалар үткәрә, югары уку йортлары хезмәткәрләре, укытучылар һәм фәнни үзәк хезмәткәрләре өчен халыкара фәнни-гамәли форумнар оештыра. Үзәкнең партнерлары – М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Азия Һәм Африка илләре институты, Мәскәү дәүләт лингвистика университеты һәм Чечен дәүләт педагогика университеты

Фото: Константин Семенец

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ