Казанда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабы узды
Шәһәр башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсе Казанда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабы узуы турында хәбәр итте. Конкурсның финал өлешенә...
Шәһәр башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсе Казанда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабы узуы турында хәбәр итте. Конкурсның финал өлешенә өч җиңүче һәм ике лауреат үткән, диелә хәбәрдә.
Җиңүчеләр исемлегендә: Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең җинаять-башкарма инспекциясе федераль казна учреждениесенең Казанның Идел буе районы буенча филиалы башлыгы Илдар Мөхәммәтҗанов, Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә җинаять-башкарма инспекция федераль казна учреждениесенең җинаять-хокукый характердагы җәзаларны үтәү һәм башка чаралар куллану бүлеге башлыгы урынбасары Лариса Саберова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең 4 нче «Юдино» полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы – бүлек башлыгы урынбасары Екатерина Папазян. Зона этабы лауреатлары исеменә Авиатөзелеш районының 112 нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Ләйсән Наруллина һәм Вахитов районының 13 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, география укытучысы Людмила Курилова лаек булган.
2012 елдан бирле уздырылып килүче «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләренә ярдәм итүгә һәм бу өлкәдә яңа методикалар булдыру максаты белән үткәрелә.
Безнең заманда җәмәгать тәрбиячеләре җилкәсенә икеләтә авырлык төшә. Аларга куркыныч хәлләрдә калган, җинаять җаваплылыгына тартыла алмый торган балалар белән эшләргә туры килә. Балаларга дөньяга карашны үзгәртү, мәрхәмәтлелеккә, кешеләр белән үзара дус мөнәсәбәттә булырга өйрәнергә ярдәм итү – аларның төп бурычы булып тора.
Мамадыш, Әлмәт, Буа һәм Чистайда да узачак зона этапларыннан да җиңүчеләр сайланып алыначак һәм алар шулай ук финалда катнашачак.

Таңсылу Габидуллина
Комментарийлар