Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда чик сакчылары бәйрәм итте

Россия Чик сагы хезмәте туган көн 1958 елдан башлап исәпләнә.

Быел бәйрәм чаралары республикабыз районнары һәм  шәһәрләрендә төрле патриотик чаралар үткәрү белән башланып китте. Кичә  бу мактаулы хезмәтне башкаручы хәрбиләр һәм автомобиль, мотоциклларда җилдерергә яратучылар Казан урамнарын гөрләтеп узган булсалар, бүген Җиңү паркы һәм ял урыннары чик сакчылары белән тулы иде.

Алар хөрмәтенә үткәрелгән чараларда хәрбиләр хөрмәтенә җырлар яңгырады, патриотик тәрбия эшендә катнашучы ветераннарга рәхмәт хатлары, медальләр тапшырылды, хәрби-патриотик клубларга йөрүче яшьләр хәрби әзерлек буенча осталыкларын күрсәтте. Мәңгелек ут тирәсе чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

«Чик сакчылары  бердәмлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов,  элек чик сакчысы буларак хәрби хезмәт юлы узган  Әлки районы хакимияте башлыгы һәм башка ветераннар әлеге истәлекле көн белән тәбрик иттеләр, хатирәләре белән уртаклаштылар.

Татарстанда чик буе  хезмәте Казан аэропортыннан башлана, моны чит илләргә йөрүче һәр кеше күреп тора, аларның хезмәте дә  мактауга лаек. Шуңа да бүген алар зур мәйданга бергә җыелып бәйрәм иттеләр.

Материал, фото: Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ