Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе дәвам итә

Бу атнада Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе уза. 16-17 март көннәрендә конкурсантлар «Методик остаханә» һәм “Дәрес” күрсәттеләр. Укытучылар үзләренең уникаль методикаларын, заманча технологияләрне куллану осталыгын һәм татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңача алымнарны тәкъдим иттеләр.

Ике көнлек сынаулар нәтиҗәсендә, конкурсның икенче турына 12 катнашучы узды. Алар «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класслар» сынауларында көч сынашачак. Үз тәҗрибәләренә нигезләнеп, алар тәрбия чараларын һәм осталык дәресләрен тәкъдим итәчәк.

Бәйгенең иртәгә, 19 мартка планлаштырылган мөһим вакыйгасы – конкурсанталар белән матбугат конференциясе көтелә.

«Барлык катнашучыларга уңышлар һәм илһам чыганагы телибез! Алга таба да осталыгыгызны үстереп, татар телен һәм әдәбиятын яңа биеклекләргә күтәрүегезгә ышанабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ