Казанда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсының зона этабы тәмамланды
2026 елның 18 февралендә Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан “Казан Федераль Университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе” (Милли мәгариф үзәгенең база учреждениесе) мәйданчыгында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсының Казан шәһәре зона этабының соңгы сынавы – брифинг узды.
Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбир кызы Гыйззәтуллина сәламләде. Ул конкурсантларга уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Шулай ук сәламләү сүзе белән Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең баш белгече Райхана Әмин кызы Баһавиева чыгыш ясады. Ул укытучыларга авыр хезмәтләре, һөнәрләренә тугрылыклары һәм бәйгедә актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде, аларга илһам һәм киләчәктә яңа профессиональ җиңүләр теләде.
Конкурсантларга ихлас теләкләрне Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстанның Халык укытучысы Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова да җиткерде. Ул конкурсантларга һөнәри үрләр яулауда ышаныч һәм рухи көч өстәде.
Брифинг сорауларга җавап бирү форматындаүтте. Сорауларны залда утыручылар да, Россиянең башка регионнарында яшәүче, “Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы” конкурсы җиңүчеләре дә бирде. Укытучылар әлеге сорауларга үзләренең педагогик осталыкларына, татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча алымнарны куллану тәҗрибәләренә таянып җавап бирделәр. Чара мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын арттыруга, тәҗрибә уртаклашуга һәм татар милли мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертте.
Автор фотолары





Комментарийлар