Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда иң уңган тәрбиячеләрне бүләкләделәр

“Шәфкатьле Казан” коммерцияле булмаган оешма үзәгендә  “ 2022 елда Татарстандагы балигъ булмаган үсмерләрнең  иң уңган җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесенең зона этабы төгәлләнде. Анда Казанның тө...

“Шәфкатьле Казан” коммерцияле булмаган оешма үзәгендә  “ 2022 елда Татарстандагы балигъ булмаган үсмерләрнең  иң уңган җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесенең зона этабы төгәлләнде. Анда Казанның төрле районнарыннан тәҗрибәле биш тәрбияче катнашты. Алар    үсмерләр белән эшләгәндә кулланган хезмәт алымнарын иң элек видеороликлар аша  сөйләп күрсәттеләр.  Жюри арадан иң яхшысын ачыклады. Әлеге чыгышларны яклап чыгыш ясар өчен һәр катнашучыга чыгыш ясарга  төп- төгәл 7 шәр минут вакыт бирелде.
Конкурс ике этапта үткәрелде. Беренчесе әзер докладлар  белән чыгыш ясаудан торды. Икенче этапта  конкурсантлар башка катнашучылар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде, балалар белән эшләү турындагы сорауларга җавап бирделәр.
–Мин балигъ булмаган үсмерләрнең иң уңган тәрбиячесен ачыклау конкурсының  безнең республикада үтүенә бик шат, – диде ТРның  кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская. – Әти-әниләрнең миңа балаларын коткаруын сорап мөрәҗәгать иткән чаклары була. “Зарыбызны кемгә әйтик,” – ди алар. Нәкъ менә сез - җәмәгать  тәрбиячеләре, шундыйларның балаларына беренче ярдәм кулын сузасыз.
Видеороликларның иң йөрәккә тигәне Лариса Сабированыкы булды. Ул, язмасында урамда банк картасы табып, соңыннан шуның өчен хөкем ителгән Эмиль турында сөйләде. “Эмиль белән эшләү бик авыр булды. Ләкин мин аны спорт аша кешеләрне, илне яратырга өйрәттем. Хәзер ул полициядәге исәптән төшерелде, бик тырыш егет булып үсеп килә, киләчәккә якты планнар белән яши” – диде бәйгедә абсолют җиңүгә ирешкән тәрбияче ханым.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ