Казанда ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills дигән I дөнья чемпионаты узачак
28 – 29 апрель көннәрендә Казанда ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills дигән I дөнья чемпионаты узачак. Чемпионатта катнашучы белгечләр ун профиль: флористика, эретеп ябыштыру, хи...
«Студентлар арасында уздырыла торган WorldSkills һөнәри осталык конкурслары турында ишетеп беләсез. Мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында да шундый ук «Абилимпикс» һөнәри конкурсы уза. Киләчәктә эшкә урнашу, югары белем алу өчен бу система нәтиҗәле санала. Ә ишетмәүче кешеләр бу конкурсларның берсендә дә катнаша алмый. Үзләрен күрсәтү, һөнәри яктан үсү өчен аларга бернинди дә мөмкинлек юк. DeafSkills чемпионатының төп идеясе дә – ишетмәүче кешеләргә эшкә урнашу, белем алу өчен уңайлыклар тудыру. Безнең җәмгыятьтә тоткан урыныбызны күрсәтү төп максат булып тора», – ди Халыкара DeafSkills ассоциациясе президенты, Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Станислав Иванов.
Чемпионатның Казанда узуы очраклы түгел. Республикабыз — мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен илдә яшәүче барлык кешегә каралган мәгълүмат, элемтә, транспорт һәм башка хезмәт күрсәтүләр буенча уңайлыкларны үстерүгә юнәлтелгән «Уңайлы мохит» программасы буенча да эшне беренчеләрдән булып башлап җибәрүчеләрдән. Әлеге чарага коррекцион мәктәпләрдә укучы ишетмәүче балалар һәм аларның укытучылары да чакырулы.
Комментарийлар