Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда IT-фестиваль узачак

ТР Спорт министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 23  июльдә 9:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркында IT-белгечләр өчен «Цифровиада» спорт фестивале узачак. Биредә төрле спорт ярышлары, лекторий...

ТР Спорт министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 23  июльдә 9:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркында IT-белгечләр өчен «Цифровиада» спорт фестивале узачак. Биредә төрле спорт ярышлары, лекторийлар, уен зоналары, музыкаль төркемнәр чыгышлары һәм башка чаралар планлаштырылган.
Спорт өлеше ун ярыштан: ике чакрымга йөгерү, спорт ориентирлашуы, стритбол, пляж волейболы, мини-футбол буенча турнир, самокат буенча мастер-класс, ГТО комплексы, йога, зумба һәм шахмат турнирыннан торачак дип хәбәр итә оештыручылар. 
Моннан тыш, IT-фестивальдә лекторий узачак, анда спорт, мотивация, спорт инновацияләре һәм башка темаларга берничә дискуссия үткәрү каралган. Нәни катнашучылар өчен мастер-класслар үткәреләчәк, шулай ук аниматорлар да эшләячәк.
Ярышларда катнашу өчен «ВКонтакте» берләшмәсендә  теркәлергә, анда шулай ук көн программасын һәм башка мәгълүматны белергә мөмкин.
Чара башланырга бер атна кала мини-футбол буенча башлангыч турнир узачак, ә финал матчы 23  июльдә 11:00 сәгатьтә була. Беренче урын алучыларга җиңүчеләр кубогы һәм чараны оештыручылардан бүләкләр тапшырылачак. Фестиваль Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фәния ЛОТФУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ