Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Казахстан шагыйре Абай Кунанбаевка бюст ачтылар

Скульптура халыклар арасында мәдәният һәм дуслык бердәмлеге символына әйләнде

Кичә, 24 октябрь, Нурсолтан Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендәге скверда тантаналы рәвештә шагыйрь Абай Кунанбаевның бюсты ачылды. Казанга бу скульптурасын казахстанның Семей шәһәре хакиме халыклар арасында мәдәният һәм дуслык уртаклыгы йөзеннән бүләк итте дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

195 кг авырлыктагы бюстны бронзадан башкардылар. Аның биеклеге 1,3 м тәшкил итә (гранит постаменты белән бергә – 3,5 м), киңлеге – 1,2 м. Семейдан рәссам Нурбол Калиев ясаган скульптураны казах телендәге «Абай» дигән язуы бизәп тора.

Тантаналы чарада Казахстан мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Фото: Марат Мугинов

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ