Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Киноҗәй» яңа сезонын ача

«Татаркино» мәдәният учреждениесе «Киноҗәй» ачык һавада иң яхшы кинокартиналар һәм мультфильмнар күрсәтүнең чираттагы сезонын башлап җибәрә.

Быел  «Киноҗәй» Аксенов исемендәге сквер, Горький паркы һәм Казанның берничә торак комплексы мәйданчыкларында  узачак.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, Голливуд блокбастерлары яки Европа фестиваль яңалыклары ничек кенә кызыктырмасын, кайвакыт сыналган классикага кайтырга теләк бар. Горький паркында «Татаркино» «Ретро FM» белән берлектә җомга көнне 20:00 сәгатьтә совет кинематографының иң яхшы үрнәкләрен күрсәтәчәк:
•    21 июнь – «Афоня» (1975 ел, реж. Георгий Данелия); 

•    28 июнь – «Курьер» (1986 ел, реж. Карен Шахназаров);
 
•    5 июль – «Одиноким предоставляется общежитие» (1984 ел, реж. Самсон Самсонов);

•    12 июль – «Самая обаятельная и привлекательная» (1985 ел, реж. Геральд Бежанов); 

•    19 июль – «Берегись автомобиля» (1966 ел, реж. Эльдар Рязанов);

•    26 июль – «Кин-дза-дза!» (1986 ел, реж. Георгий Данелия).

Казандагы Аксенов исемендәге скверда 15 майда республика архив киносы фестивале старт алды. Программага культ һәм замандашлар тарафыннан онытылып барган кинотасмалар, аз билгеле фәнни һәм тамаша киносы, Татарстанның танылган шәхесләре турында фильм-портретлар һәм Казан кинохроникасы кертелгән.

– Фестиваль Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе ярдәме белән уза. Казан мәйданчыгында 16 тамаша була, һәр мәдәни кичә яңа тематик бүлек белән тәкъдим ителә. 

Барлык чаралар да чәршәмбе көнне 19:30 сәгатьтә ачык һавада узачак һәм 30 августта тәмамланачак, керү ирекле, – диде «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова. 

Традиция буенча, Россия һәм чит ил картиналары, шулай ук ачык һавада иң яхшы анимацион фильмнар Казанның торак комплекслары территориясендә дә күрсәтеләчәк. Оазис торак комплексында 8 июньдә режиссерлар Рикард Куссоның «Пушистые спасатели: Новая команда» маҗаралы мультфильмы, ә 22 июньдә режиссер Михаил Расходниковның «Дух Байкала» драмасы күрсәтеләчәк. Сеанслар 20: 00 сәгатьтә башлана.

Фото: «Татаркино» мәдәният учреждениесе сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ