Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мәктәптә туклану өчен түләүләр артмаячак

Яңа уку елында мәктәп менюсы комплекслары бәяләренә үзгәрешләр кертелмәячәк, дип хәбәр итә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты.Барлык башлангыч сыйныфлар өчен бушлай кайнар ашау оешты...

Яңа уку елында мәктәп менюсы комплекслары бәяләренә үзгәрешләр кертелмәячәк, дип хәбәр итә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты.
Барлык башлангыч сыйныфлар өчен бушлай кайнар ашау оештырылган. Өстәмә акчага иртәнге яки көндезге ашны 30 сумга, шулай ук ассортименттагы шулпаны 16 сумга сатып алырга мөмкин.
Өлкән сыйныф укучыларына туклану өчен көнгә 8.30 сум ташлама бирелә. Шулай ук урта һәм өлкән мәктәп укучыларының 18 % ы муниципаль бюджет хисабына бушлай кайнар ризык алуны дәвам итәчәк.
5–11 нче сыйныф укучыларына 48 сумлык һәм ирекле сайлау менюсы буенча 73 сумлык комплекслы төшке аш тәкъдим ителә.
1  сентябрьдән кече сыйныф укучылары өчен тагын бер яңалык каралган. Хәзер кече сыйныфлар өчен иртәнге аш менюсында сайлау өчен ике комплекс булачак. Беренчесе салкын ашамлыклар (салатлар, яшелчәләр), икенчесе аш һәм гарнир, эчемлек, икмәктән торачак. Икенче комплекска салкын кабымлык (гастрономик товарлар – сыр, порцияләп атланмай), ярмадан ашлар (сөтле боткалар) яки макарон ризыклары, яки эремчектән ризыклар (запеканка, пудинглар), эчемлек, икмәк, шулай ук ачытылып эшләнгән сөт продуктлары керә. Ике комплекста да атнага берничә тапкыр җиләк-җимеш (алма, әфлисун) бирелергә мөмкин.
Туклану комплексы вариантын ата-аналар гариза язып сайлый алачак. Шулай ук бу уку елында да барлык мәктәпләрдә дә «Ата-аналар контроле журналы» проекты эшләвен дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казан шәһәре мэриясе сайтында.

Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ