Казанда «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәләрен бер генә көн күрсәтәчәкләр
Татарстан Милли музеенда «Төп нөсхә көне» үткәрелә һәм «Моабит дәфтәрләре»н бер генә көн күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, башк...
Татарстан Милли музеенда «Төп нөсхә көне» үткәрелә һәм «Моабит дәфтәрләре»н бер генә көн күрсәтәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, башкала һәм республика халкы «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәләрен бары тик бер генә көн күрә алачак. Әлеге чарада танылган шәхесләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнашачак.
«Моабит дәфтәрләрен» чыгару ел саен Татарстанның күренекле шәхесләренә бирелә. Бу елны Муса Җәлилинең дәфтәрләрен Татарстан язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, XII Халыкара төрки шигърият фестивале һәм Республиканың Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәмис Аймәткә бирелә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстан балаларын «Алмаз кырлары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар
«Россия балалары» Хәйрия фонды «Алмаз кырлары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашу турында гаризалар кабул итә башлады. Анда 18 яшькәчә балалар сәнгать, әдәби, эстрада-вокал, хореография, шулай...
«Россия балалары» Хәйрия фонды «Алмаз кырлары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашу турында гаризалар кабул итә башлады. Анда 18 яшькәчә балалар сәнгать, әдәби, эстрада-вокал, хореография, шулай ук «ишарәләп җырлау» (чукрак һәм начар ишетүче балалар өчен) номинацияләрендә катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Бәйге 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге дәвердә анда 50 меңнән артык бала катнашкан, аларның иң кечкенәсенә яшь ярым. Ел саен конкурсны оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән берничә мең гариза кабул итә. Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче балалар үзләренең иң яхшы эшләрен, вокал һәм бию номерларын тәкъдим итә. Һәр эш профессиональ жюри тарафыннан бәяләнә. Конкурсның 60тан артык катнашучысы лауреат һәм дипломант исемен ала. Фестивальнең гала-концертлары һәм сәнгать күргәзмәләре ел дәвамында Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә.
Гаризалар һәм конкурс эшләре 2018 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә, алар почта аша 10 апрельгә кадәр җибәрелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар