Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Нурихан Фәттах музее ачыла

Казанның 155 нче мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, тарихи романнар авторы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган музей эшли башлый.

–    Әлеге  мәктәпне безгә дәүләт органнары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте. Без, балалары,  мәктәпкә Нурихан Фәттах исемен бирүләрен теләгән идек. Ләкин ризалык    алып булмады, әмма мәктәп эчендә музей өчен бер бүлмә табылды. Музейга бабайның язу машинкасы, язу өстәле, кулъязмалары, күзлеге, пиджак һәм эшләпәсе, мактаулы бүләкләрен тапшырдык. Музейда кечкенә генә сәхнә дә булачак, – дип хәбәр итте язучының оныгы Зөләйха Камалова. 

Танылган рәссам Руслан Ибраһимов махсус  музей өчен халык язучысының портретын эшләргә ниятли. 

Музейның тантаналы ачылышы Казанның 155 нче мәктәбендә ( Четаев урамында 29 нчы йорт) булачак.

 

Фотолар Зөләйха Камалованың шәхси архивыннан

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ