Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда рус теленнән Халыкара олимпиада үткәрелә

Казанда 19–22 май көннәрендә туган (рус теле булмаган) телләрендә белем алучы укучылар өчен рус теленнән Халыкара олимпиада уза.

Олимпиадада Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Бердәм бәйсез дәүләтләр илләреннән 180 нән артык укучы һәм аларны озата баручылар катнаша. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чараның географиясе елдан-ел киңәя – бу аның халыкара статусын ассызыклый.

Олимпиада ике өлештән тора: язма һәм телдән.

Практик (язма) тур рус теленең морфология, орфография, синтаксис, шулай ук пунктуация һәм грамматика кебек бүлекләренә караган биремнәрне үз эченә ала.

Теоретик (телдән) турда укучылар рус теленең фонетика, лексика, фразеология, шулай ук стилистика, сөйләм культурасы, ораторлык сәнгате кебек бүлекләрен белүләрен күрсәтә алачак.

Моннан тыш, катнашучылар өчен мәдәни программа әзерләнгән. Аларны Казан Кирмәне буенча экскурсия көтә. 

Рус теленнән Халыкара олимпиада уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатлары һәм бурычларына туры килә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ