Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар биюен үстерү буенча «ӘйдәБас» дигән түләүсез остаханә узачак

1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» дигән бушлай белем бирү атнасы узачак. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында...


1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» дигән бушлай белем бирү атнасы узачак. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Россиянең 6 төбәгеннән килгән педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башлана. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.




2023 елның маенда проектның йомгаклау концерты булачак. Анда катнашучылар театр сәхнәсендә татар биюе буенча яңа постановка тәкъдим итә алачаклар. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссёры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.
«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр шушы сылтама буенча гариза җибәрергә кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ