Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда торак йортларга капиталь ремонт ясау төгәлләнә

Казанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт 98% ка башкарылган. Барлык биналар буенча актлар 1 ноябрьгә кадәр, ә мәдәни мирас объектлары буенча 1 декабрьгә кадәр тапшырылачак дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

Быел 179 йортка капиталь ремонт ясалган. Аларның 70ендә түбәләрне яңартканнар, тагын 52сендә – лифтларны. Үзәкләштерелгән җылыту системалары – 46 торак бинада, су агызу системалары — 54, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары 54 һәм 21 күпфатирлы йортларда төзәтелгән. Электр белән тәэмин итүне 36 корылмада алмаштырганнар. Комплекслы рәвештә быел 12 объект яңартылган. Йортларның берсендә төтен чыгару юллары һәм җилләткеч каналлары төзәтелгән, тагын биш торак бинада һава торышын җайга салу төене урнаштырылган.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ