Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак

19 декабрьдә Казанда традицион хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак. Биредә республиканың 29 мәктәбеннән 120 яшь эшкуар – «Мәктәп бизнес-старты» проекты катнашучылары – үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә кул эшләнмәләре – стильле аксессуарлар һәм бизәнү әйберләре, милли бизәкле чыршы уенчыклары, фоторамкалар, үлән чәйләре, сабын, десертлар табарга мөмкин булачак.

Сатудан җыелган акчаларның бер өлеше «Игелекле Казан» күзәтүе астындагы 22яшьлек Павелны реабилитацияләүгә юнәлдереләчәк. Аңа тумыштан ЦНС һәм гидроцефалия перинаталь патологиясе диагнозлары куелган. 

Хәйрия ярминкәсе 19 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр «Ак Барс Арена» стадионы гаилә-күңел ачу үзәгендә (Ямашев проспекты, 115а адресы буенча) үтәчәк. Керү ирекле.

Фото: kidspacekazan ВКОНТАКТЕ төркеме

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ