Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Яшел фитнес» бушлай спорт күнегүләре сезоны ачылды

Килешәсездер, гел хәрәкәттә булган, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр позитив фикерләүләре, күтәренке кәефләре белән үзләренә тартып тора. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен кыйммәт...

Килешәсездер, гел хәрәкәттә булган, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган кешеләр позитив фикерләүләре, күтәренке кәефләре белән үзләренә тартып тора. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен кыйммәтле спорт залларына да йөрергә кирәкми бит. Чөнки теләге булган, ихтыяры җиткән кешегә өйдә, урамда, паркларга спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр җитәрлек. Нәкъ менә җәйге вакытны ачык һавада файда белән уздырырга теләгән кешеләр өчен «Яшел фитнес» бушлай спорт тренировкаларын башлый. Дәресләр  коммерцияле булмаган проект кысаларында  шәһәр паркларында узачак. Проект быел Казанда сигезенче тапкыр оештырыла һәм бу вакыт эчендә  700 меңнән артык катнашучыны колачлаган. Аларда төрле яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәсендәге теләүчеләр катнаша ала. Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә.
Бу атнада казанлылар  стретчинг, йога, латин һәм көнчыгыш биюләре буенча тренировкаларга йөри  алачаклар. Иң башта дәресне проект сайтында сайлый алырга,  шунда ук теркәлергә һәм дәрескә билет QR-кодын алырга кирәк булачак.
«Яшел фитнес» проектын  оештыручылар,  спорт һәм формаль булмаган аралашулар катнашучыларны тагы да берләштерәчәк, спортка кызыксынуны арттырачак, дип белдерә.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ