Казанлыларга юридик мәсьәләләр буенча түләүсез консультацияләр бирәчәкләр
24 июньдә Казан Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия көнендә катнашачак. Консультацияләрне Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге дистанцион режимда оештыра, дип хәбәр...
24 июньдә Казан Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия көнендә катнашачак. Консультацияләрне Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге дистанцион режимда оештыра, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Консультацияләр 9:00 дән 16:30 га кадәр бернинди тәнәфесләрсез +7(800)201-16-00, +7(843)238-10-00, шулай ук +7(987) 205-00-63 WhatsApp телефоннары буенча үткәреләчәк.
Сорауларга Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының Техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы белгечләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.
Кабул итү графигы белән биредә танышырга мөмкин.

Фото: https://alrf.ru
Комментарийлар