Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның өч укучысы яшь экологлар слетында катнашачак

2024 елның 16 июленнән 23 июленә кадәрге чорда Белоруссия Республикасы территориясендә «Нарочанский» милли паркы һәм «Зубрёнок» балалар укыту-сәламәтләндерү үзәге базасында Беларусь һәм Россиянең «Экология без границ» яшь экологлары слеты үткәрелә.

Слет Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Белоруссия Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Икенче тур нәтиҗәләре буенча 35 кешедән торган команда төзеделәр, алар арасында Татарстан Республикасының өч укучысы – Артур Дегтярев ("Орнитология" юнәлеше), Казанның Яңа Савин районы "Адымнар – белемнәргә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексының 8 нче сыйныф укучысы; Әмир Әхмәдов (“Почвоведение” юнәлеше), КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейдан тугызынчы сыйныф укучысы һәм Казан Вахитов районының 28 нче гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы Диана Әхмәтова. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ