«Сәләтле бәләкәч» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды
Казанның Совет районында «Сәләтле бәләкәч» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды.
Фестивальдә шәһәре Совет районының балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар катнашты. Әлеге фестиваль мәктәпкәчә тәрбия елына багышланды.
«Сәләтле бәләкәч» фестивале ул – гади конкурс кына түгел. Бу – Совет районының мәктәпкәчә тәрбия системасының бик мөһим өлеше. Без ата-аналарга һәм укытучыларга шундый ихлас һәм көчле чыгышлар әзерләгәннәре өчен рәхмәтле. Барлык катнашучылар да җиңүче, чөнки монда иң зур бүләк ул – иҗат итү шатлыгы һәм беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе», – диде Казанның Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хамзина.
Жюри карары буенча иң яхшы чыгышлар Казанның «Балачак иле» фестивалендә катнашу өчен тәкъдим ителәчәк.





Комментарийлар