«Кеше гаилә белән көчле». Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлавы.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады.
«Бүген илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм гаиләнең җәмгыятьтәге әһәмиятен, мәхәббәт, тугрылык һәм үзара хөрмәт кебек мәңгелек кыйммәтләрне тагын бер кат искә төшерә. Татарстанның барлык гаиләләрен чын күңелдән котлыйм, һәр йортка иминлек, һәр гаиләнең үзара аңлашып яшәвен телим!
«Кеше гаилә белән көчле» – дигән ата-бабаларыбыз. Бу хакыйкать - мәңгелек. Якыннарыгызны саклагыз», – дип тәмамлана котлау.
Фото – «Татар-информ».





Комментарийлар