КФУның астрономия обсерваториясе комплексы ЮНЕСКО исемлегенә керергә мөмкин
Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен кирәкле документлар җыю тәмамланды.Университетның Халыкара мөнәсәбәтләр институты д...
Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре комплексын ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен кирәкле документлар җыю тәмамланды.
Университетның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, республикага объектларны карау өчен Консультатив төркем килергә һәм, кирәк булганда, әзерләнә торган номинация досьесына төзәтмәләр кертергә тиеш булган. Кызганычка каршы, экспертлар Казанга килә алмаган. «Үз көчебез белән без номинация өстендә эшне уңышлы тәмамладык. 1 нче февральгә кадәр биш томлык хезмәт итүче документлар пакеты Париждагы ЮНЕСКО штаб-фатирына тапшырылырга тиеш», – дип хәбәр итте ул.
Җыентыкта номинациянең тексты бәян ителгән, төрле ярдәмче материаллар: фотоиллюстрацияләр, картографик материаллар һәм объектлар белән идарә итү планы проекты китерелгән. Шулай ук 15 минутлык фильм әзерләнгән.
Быел ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты Казанда 45 нче юбилей сессиясе үткәрәчәк. Галимнәр 2022 елда обсерваторияләрне Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында игълан ителер, дип өметләнә, әмма соңгы карар киләсе елда да игълан ителергә мөмкин, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
Рамил Хәйретдинов хәбәр иткәнчә, якындагы өч айда досьены ЮНЕСКО экспертлары өйрәнәчәк, әгәр җавап уңай булса, Татарстанга оешманың техник төркеме киләчәк. Экспертлар объектларны караячак, сораулар бирәчәк, документларда бәян ителгән мәгълүматларны тикшерәчәк. Аннары бу мәгълүмат Бөтендөнья мирас үзәгенә керәчәк, һәм ул инде йомгаклау карарын кабул итәчәк.
Иң яхшы нәтиҗә булганда, республика ЮНЕСКОның тагын бер эре объекты иясе булачак. Искәртәбез, Татарстаннан Бөтендөнья мирас исемлегенә Казан Кремле, Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге керә.

Комментарийлар