Логотип Магариф уку
Цитата:

Хуш киләсең, Рамазан!

Менә мөселман өммәте зарыгып көтеп алган Рамазан ае да җитте. Башкалабыздагы “Туган авылым” милли комплексында бу изге айны ел да тантаналы рәвештә, кунак чакырып, каршы алалар. Быел да “Туган авылым”...

Менә мөселман өммәте зарыгып көтеп алган Рамазан ае да җитте. Башкалабыздагы “Туган авылым” милли комплексында бу изге айны ел да тантаналы рәвештә, кунак чакырып, каршы алалар. Быел да “Туган авылым”ның  банкет залы шыгрым тулы иде.

Милли комплекс  җитәкчесе Радик Абдрахманов: “Бу кичәбезнең, ифтар мәҗлесенең төп мәгънәсе – төрле дин башлыкларын, хакимиятне, бизнесны, зыялыларыбызны берләштерү, – дип,  мәҗлесне ачып, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде.
– Нәфесләребез уразадан курка. Нәфесләребез ураза белән тәрбияләнсә, бөтен гөнаһларыбыз гафу ителер. Рамазан ул – оҗмах капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла торган, шайтаннар бәйдә булган ай. Шуңа күрә кырын, ялгыш гамәлләребезне шайтанга сылтый алмыйбыз. Әйдәгез, ураза тотып, ихтыярыбызны ныгытыйк. Ризыктан, судан гына түгел, кырын гамәлләрдән, начар сүзләрдән дә тыелыйк! Бер-беребезгә яхшы теләктә генә булыйк! – дип чыгыш ясады ул.
– Рамазан – өммәтебезнең ае, дигән Пәйгамбәребез. Өммәт үзара бала белән әни мөнәсәбәтендә булырга тиеш. Бер-беребезгә әниебез кебек карасак, алдынгы милләт булырбыз. Бер-берсен кайгыртып яшәгән халыкларның гына киләчәге бар. Аллаһы Тәгалә гөнаһларны гафу итәргә ярата. Бу изге көннәрдә гөнаһлы гамәлләребездән ваз кичик, туры юлга, дин юлына басыйк, – дип үгетләде халыкны үз чиратында “Туган авылым” мәчете имамы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин. Соңрак без аңардан, биредә башка елларда Рамазан чатыры корып, мохтаҗларны дәшеп, авыз ачтыру гадәте бар иде, быел да чатыр корылачакмы, дип кызыксындык. “Әле салкынчарак. Бераз көн җылытсын дип көтәбез. Алла боерса, берничә көннән, җылыткычлар көйләп, Рамазан чатырын ачып җибәрәчәкбез. Анда көн саен 250-–300 кеше авыз ача алачак. Ифтар мәҗлесе оештыру – саваплы гамәл, дип белдерде ул.

Ифтар табынында Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Казан Руханилар семинариясе ректоры, протоирей Владимир Самойленко, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан бер табында утыра иде. Исмәт бәйдән, Төркиядә нинди яңалыклар бар, дип сорашмый кала алмадык. “Узган җомга көнне Истанбулдагы мәшһүр “Айа-Суфия” мәчетендә, 88 еллык тәнәфестән соң, Рамазан ае башланыр алдыннан укыла торган беренче тәравих намазы укылган. Озак еллар бу бина музей вазифасын башкарган иде. Җөмһүрият башканы Рәҗәп Таип Ирдоган фәрманы белән ул кабат мәчеткә әйләндерелде”, – дип соңгы яңалык белән уртаклашты төрек кардәшебез.
Руханилар семинариясе башлыгы В. Самойленко, халык каршына чыгып сөйләмәсә дә, сорауларыбызга бик теләп җавап бирде. “Ифтар мәҗлесендә беренче генә катнашуым түгел. Христианлыкның беренче гасырларында  диндәшләрем мөселман кардәшләребез кебек ураза тоткан: көн яктысында ашау-эчүдән тыелган. Кояш баегач, тәгам җыйган. Бүген бездә башка традиция. Хәзерге вакытта бездә дә ураза-пост вакыты. Инде ярты вакытын, хәтта күбрәген дә уздык. Без дә кайбер ризыклардан тыелабыз. Билгеле, пост ул – ризыктан тыелу гына түгел. Мөселманнар өчен дә, безнең өчен дә гөнаһлардан, начар эшләрдән тыелу вакыты бу. Җан – үлемсез. Җанга да ризык кирәк. Ураза  җанның ризыгы да инде. Уразаның да, постның да төп мәгънәсе, асылы – рухи камиллеккә омтылу. Бу көннәр – яшәү мәгънәсе турында уйлану вакыты да. Билгеле, ураза вакытында гына түгел, башка чакта да яшәү мәгънәсе турында уйланырга, башкаларга зыян салмаска, гөнаһлы гамәлләрдән баш тартырга кирәк. Дөньяда гөнаһ булмаса, яхшы булыр иде дә бит. Ни кызганыч бар. Ураза безгә гөнаһлардан арыну юлын күрсәтә. Шуңа күрә охшашлыкларыбыз зур дип әйтмәкчемен”, – дип, ике дин арасында шактый зур уртаклык булуын бәян итте күрше дин әһеле.
 Ифтар мәҗлесендә катнашкан ханымнарыбыз модельер Альбина Фазлыеваның чыгышын аеруча  зур игътибар белән тыңлагандыр, шәт. Монда берничә көннән никах үзәге, мөслимә хатын-кызлар кибете ачылачак икән. “Туган авылым”дагы әлеге кибеттә кәләшләргә генә түгел, бәйрәмнәргә бару, көндәлек кию өчен дә хатын-кыз киемнәре сатылачак”, – дип сөйләде Альбина ханым. Остазбикә кул астында эшләүчеләр   ул кичне мөселман хатын-кызлар киемнәре модасын да тәкъдим итте.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ