Логотип Магариф уку
Цитата:

Китаплар турында телеграмнан белеп була

Татарстан Милли китапханәсе «Китапханә» телеграмма-ботын эшләтеп җибәрде, аның ярдәмендә республика халкы кирәкле китапларның булуы турында белә яки инде алынган китапның куллану вакытын озайта ала. Б...


Татарстан Милли китапханәсе «Китапханә» телеграмма-ботын эшләтеп җибәрде, аның ярдәмендә республика халкы кирәкле китапларның булуы турында белә яки инде алынган китапның куллану вакытын озайта ала. Бу – Татарстан Республикасында рус һәм татар телләрендә эшли торган беренче сервис, дип хәбәр итә Татар-информ.




Татарстанлылар Telegram-бот ярдәмендә алынган китапны тапшыру срогы турында искәртмә куя ала, шулай ук укучылар билетын рәсмиләштерү шартларын, китапханәнең башка хезмәтләре һәм MOÑ театр мәйданчыгы турында мәгълүмат белә ала.
«Безнең өчен укучыларга китапханә белән элемтәнең гади, уңайлы, максималь оператив булуы бик мөһим», – дип җиткерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанованың сүзләрен.
Түбәндәге сылтама буенча Telegram-бот эшли башлаячак. Аны социаль челтәрләрнең эзләү функциясе аша @Kitaphane_bot дип язып табып була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ