Кошларга җимлекләр XII интернет-конкурсы дәвам итә
Һәр ай саен комиссия һәр номинациядә иң яхшы 5 эшне сайлый.
«Кошларны ашатыгыз!» акциясе кысаларында җимлекләр ясау буенча XII интернет-конкурсы дәвам итә. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра. Эшләр 2024 елның 25 мартына кадәр кабул ителә.
Һәр ай саен комиссия һәр номинациядә иң яхшы 5 эшне сайлый. Иң яхшы эшләрнең авторлары бүләкләр һәм электрон грамоталар алачак, ди оештыручылар.
Конкурста катнашырга теләүчеләр тулы мәгълүматны https://www.birds-konkurs.ru сайтыннан карый ала.
1 апрель – Халыкара кошлар көненә жюри әгъзалары тарафыннан конкурс уздырылган һәр айның номинацияләре арасыннан җиңүчеләр сайланачак. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.
Мөршидә Кыямова
Комментарийлар