Краснодар краенда җир тетрәү булган
Зыян күргән кешеләр һәм биналар турында әлегә мәгълүмат юк.
Краснодардан 29 км көньяк-көнбатыштарак 4,5 баллы җир тетрәү булган. Бу хакта Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) хәбәр итә.
Үзәктән алынган мәгълүматларга караганда, җир тетрәү чыганагының тирәнлеге 10 километр тәшкил итә.
Җирле халык төшергән кадрларда табигать казасы аркасында люстралар селкенүе күренә.
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар