Логотип Магариф уку
Цитата:

Күкрәк билгесенә ия булам, дисәң...

Казанның мәгариф системасында ун елдан да кимрәк хезмәт куймаган хезмәткәрләргә биреләчәк.

Педагог һөнәренең абруен үстерүгә  зур өлеш керткән, җәмәгать эшендә актив катнашкан, шәһәр үсеше, халык иминлеге өчен файда китергән проектлар өчен башкала белгечләрен мәгариф системасының мактаулы хезмәткәрләре өчен күкрәк билгесе белән хөрмәтләячәкләр.


Әлеге карар белән Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында танышырга була. Кемнәр бу мәртәбәле бүләккә дәгъва кыла ала?  Казанның мәгариф системасында ун елдан да кимрәк хезмәт куймаган хезмәткәрләргә  биреләчәк. Эш стажы өч елдан да ким булмаса, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, педагоглар, башка белгечләр дә бу бүләкне алуга тәкъдим ителә ала. Моннан тыш, күкрәк билгесен алучылар 100 мең күләмдә акчалата бүләк тә алачак.


Хәтерләсәгез, беренче «Казан шәһәре мәгариф системасының Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгеләре Укытучылар һәм остазлар елына йомгаклар ясаган чарада тапшырылган иде.


Күкрәк билгесенең саны чикле:  бүләк бары  сигез кешегә генә биреләчәк. 


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ