Кыска хатирәләр
Хатирәләр белән тулы узган хезмәт юлын барлаганда, беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, өмет тулы күз карашлары, саф күңелле балалар күз алдына килә. Инде утыз елдан артык вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган еллар һаман күз алдында...
Күңелдә “Мин башкарып чыга алырмынмы? Бу балаларның, аларның әти-әниләренең йөзләренә туры карый алырдай итеп белем һәм тәрбия бирә алырмынмы?” кебек сораулар. Таныш түгел авыл, таныш булмаган кешеләр. Әмма юкка. Тора-бара бер гаилә кебек шау-гөр килеп мәктәп тормышы башланды. Акыллы, тәртипле, тыңлаучан балаларга һәрьяклап ярдәм итәсе, аларның кечкенә генә уңышларына да сөенеп, үзләрен дә “булдырасың” дия-дия, кыенлыклар алдында каушап калмаска өйрәтәсе, дөрес юл күрсәтәсе килә иде. Ә бит ул вакытта мин үзем дә акыллы киңәшләргә бик тә мохтаҗ идем. Ярый әле уңган, булган авыл халкы кешелекле дә, ярдәмчел дә булды. Хәзер менә ничә еллар узгач та, танып, рәхмәтләрен җиткерәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар, кире яшьлеккә алып кайталар. Бу минутларда күңелне рәхәтлек биләп ала. Хезмәтеңнең юкка булмавына, дөрес һөнәр сайлаганыңа тагын бер кат инанасың.
“Син генә укыта алдың, синең ярдәм белән генә иптәшләре белән тигез дәрәҗәдә белем алды”, – дип күз яшьләре аша рәхмәт белдергән бер ана гел дә күз алдымда. Аның кызына эпилепсия дигән диагноз куелган булган икән. Соңарып кына укырга кергән ул баланы ничек хәреф танырга өйрәтү, өстәмә күнегүләр, дусларча мөнәсәбәт – барысы да бүгенгедәй хәтердә. Монысы инде үзебезнең авылыбызга күчеп эшли башлаган еллар иде. Хәзер ул кыз – үзе яхшы әни, балаларына дөрес тәрбия бирә.
Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге авыл укытучысы.
Кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк укыткан балалар арасында! Иң мөһиме: алар барысы да – әти-әниләре өчен игелекле, шәфкатьле балалар. Тормышта үз урыннарын табып, дөрес юлдан барып намуслы хезмәт итәләр. Кешеләр арасында кешелекле кешеләр. Укытучы өчен шушыннан да олы бүләк юктыр да кебек. Белем һәм тәрбия биргән балаларның сине якын күреп, дусларча хәбәрләшеп торулары, аларның уңышларына сөенеп яшәү – гадел һәм намуслы хезмәтем нәтиҗәсе, димәк, иҗади эзләнүләр, алдынгы методика һәм технологияләр кулланып эшләү, тормыш сулышы белән бергә атлау юкка булмаган.
Нурия Миннәхмәт кызы ШАГАБИЕВА, Кукмара районы Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш авылы урта мәктәбе
Тырыш авылы филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы
Комментарийлар