Лилия Галимова мәскәүлеләрнең шикаятенә аңлатма бирде
Казан Кремлендә мәскәүлеләрнең, рус теленнән тыш, туган тел сыйфатында башка телләрне өйрәнү мөмкинлеге булмау турындагы шикаятьләренә аңлатма бирделәр.ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Г...
Казан Кремлендә мәскәүлеләрнең, рус теленнән тыш, туган тел сыйфатында башка телләрне өйрәнү мөмкинлеге булмау турындагы шикаятьләренә аңлатма бирделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Республика Хөкүмәтендә Мәскәү активистларыннан башкалада укучыларга рус теленнән тыш, башка телне дә өйрәнергә ирек бирмәүләре турындагы шикаятькә ничек җавап бирүләре турындагы мәсьәләгә аңлатма бирде.
⠀
— Мондый хат, чыннан да, килде. Татарстан Президенты аны Бөтендөнья татар конгрессына юллады. Мәгариф министрлыгы, Юстиция министрлыгы да кушылды, — дип сөйләде Галимова. — Бу мәсьәлә хәзер өйрәнелә, тәкъдимнәр кертеләчәк, һәм мөрәҗәгать итүчеләргә җавап әзерләячәкләр. Миңа калса, тулаем алганда, вәзгыять күзгә күренеп тора. Әгәр законга кертелгән үзгәрешләр, балаларның нинди субъектта яшәүләренә карамастан, туган телләрен өйрәнү хокукына ия булуын күз алдында тотса.
⠀
Татарстан Президентының позициясе шундый: балалар бу хокукка ия булырга тиеш.
Чыганак: tatnews.tatar
⠀
Язмага реакция белдерегез
Реакция язылган инде
Комментарийлар