Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023 елда нәрсәгә өстенлек бирергә җыена

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының  2023 елга Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүгә барлыгы 15 тән артык максат һәм бурычлар  тәкъдим ителгән. Иң күп тавыш җыйганнары декабрьдә мин...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының  2023 елга Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүгә барлыгы 15 тән артык максат һәм бурычлар  тәкъдим ителгән. Иң күп тавыш җыйганнары декабрьдә министрлык каршындагы иҗтимагый совет утырышында  каралачак. Анда Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елга 5 елдан 7 елга кадәрге чорга өстенлекле максатлары билгеләнәчәк.
    Министрлык 2023 елга алда торган максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча https://open.tatarstan.ru/polls/ республика дәүләт хезмәтләре порталы һәм  «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша һәркем тавыш бирә ала. Сораштырулар 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
       2018 елдан гамәлгә ашырыла торган максатларны һәм бурычларны формалаштыру проекты программа документларын исәпкә алып, киләсе елга хакимият органнары эшенең иң мөһим юнәлешләрен билгеләүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ел саен экспертлар төркеме Татарстан Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән, халык алдындагы максатлар һәм алдагы елга министрлыкның бурычлары буенча тәкъдимнәр формалаштыра. Аннары алар бер ай буена онлайн-тавыш бирү өчен халык хөкеменә чыгарыла.
     Шуны да искә төшерик: 2021 елда республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгының эш юнәлешләрен сайлауда 7154,  2022 елда 10 886 кеше катнашты.
  Министрлыктан алынган чыганаклар буенча
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ